Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

«Өмет» газетасы «Сембер татар сәхнәсе йолдызы» Җәмилә Мифтахованы юбилее белән котлый

0
«Өмет» газетасы «Сембер татар сәхнәсе йолдызы» Җәмилә Мифтахованы юбилее белән котлый

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Сембер татар сәхнәсе йолдызы» дигән язма чыкты.

«Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» татар халык театры режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова юбилейлы туган көнен каршылый.

Бөтен гомерен татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калуга багышлаган Җәмилә Зәйдулла кызы Мифтахова күрше Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында туып үсә.

Бала вакыттан ук җыр-моңга гашыйк булган, сәхнәгә омтылган талант иясе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен уңышлы тәмамлый. Ул – «Сембер җыры» өлкә конкурсы (1997 ел) һәм татар җырын башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге Бөтенроссия конкурсы (2008 ел) лауреаты.

Күпләргә ул Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге солисты һәм режиссеры буларак та билгеле. Үзешчән театр җитәкчесе сыйфатында ул мәдәният үзәге сәхнәсендә татар драматургиясе классикларының дистәгә якын спектаклен кую бәхетенә ирешә.

2003 елда «Истәлек» дип исемләнгән беренче аудиоальбомын чыгара. Каләм тибрәтү – шигырьләр һәм музыка иҗат итү белән мавыга. Аның иҗат җимешләре «Сембер язлары» әдәби альманахында урын алды. Ә җырлары «РенТВ-Репортер», «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалларында, «Болгар радиосы», «Татарстан» радиосы эфирында һәрдаим яңгырый.

Тынгысыз йөрәкле, милләт өчен җан атып яшәүче Җәмиләбез соңгы елларда «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» татар халык театрына җитәкчелек итә. Әлеге сәнгать коллективы театр сөючеләрне яңадан-яңа спектакльләре белән сөендерә. Алар Ульяновск өлкәсенең татар авылларында, күрше төбәкләр мәдәният учакларында да еш чыгыш ясыйлар. Халык «Нур»лыларны һәрчак җылы кабул итә, көчле алкышларга күмә. Мәркәзебез Казанда үткәрелгән иҗат бәйгеләреннән, «Идел-йорт» фестиваленнән ел саен диплом алып кайталар. Без Җәмиләнең талантына, оештыру осталыгына чиксез сокланабыз, аңа әйтеп бетергесез рәхмәтлебез, ди үзешчән театр артистлары.

Ул «Ак калфак» оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе һәм Ульяновск өлкә татар язучылар берләшмәсе әгъзасы буларак та актив эш алып бара. Районда «Безнеңчә Шанхай» кичәләре, бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәләре, татар мәдәнияте көннәре аның тырышлыгы белән үткәрелә.

Җәмилә Мифтахова – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе, Ульяновск өлкә Законнар чыгару җыены, Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгының Мактау грамоталары иясе. 2020 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Хөрмәтле Җәмилә Зайдулловна! Ихлас күңелебездән сезне юбилейлы туган көнегез уңаеннан тәбрикләп, татар теле һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә бәхетле озын гомер, исәнлек-саулык, тагын озак еллар милләтебезгә хезмәттә булырга, тамашачының хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп итсен. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын! диелә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе хәбәрендә.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Вид Волочковой без фотошопа потряс публику — макияж не спасает




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

«БЛИЦ», «БИТВА СТРАТЕГИЙ», «ДУАТЛОН» инсайд новых дисциплин в спортивном программировании


WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Симферополь

Государственный театр танца Калмыкии «Ойраты» начал большой гастрольный тур по городам Крыма



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России