Янгыннар чыгу сәбәпле, Әлмәт районы башлыгы халыкны чүп-чар яндырмаска чакырды
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне чүп-чар яндырмаска һәм урман полосалары яки якындагы торак пунктларга ут кабуга сәбәп булырдай учаклар кабызмаска чакырды. Мөрәҗәгатен ул шәхси телеграм-каналы аша туры эфир барышында җиткерде.
«Эсселек дәвам итүгә бәйле рәвештә, коры үлән яну ешайды», – дип билгеләп үтте башлык.
Нагуманов өстәп әйткәнчә, моңарчы күрелмәгән корылык һәм җилле һава торышы аркасында иген уңышы яхшырак булуын теләргә генә кала.
«Икмәк җыю дәвам итә. Басуларны карап чыгу быел зур уңышларга өметләнү бик авыр булуын күрсәтә», — дип белдерде Әлмәт районы башлыгы.
Быел корылык аркасында Татарстан 3,7–3,8 млн тонна ашлык җыярга планлаштыра. 3 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аграрийларның беренче миллион тонна ашлык суктырганнарын хәбәр итте. 11 августта республика 2 млн тонна билгесен узды.
Элегрәк «Татар-информ» Әлмәт районында бөртекле һәм кузаклы культураларның 20 проценты суктырылуын хәбәр иткән иде.