Алабугада «Көньяк парк» торак комплексын 1 сентябрьгә тапшыралар
Алабугада «Көньяк парк» торак комплексын 1 сентябрьгә тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда «Алабуга нуры» махсус икътисади зонаның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Август башына биредә эшнең 84 проценты үтәлгән.
Бүген бу урында тышкы инженер челтәрләрен урнаштыру төгәлләнеп килә, объектта 50 берәмлек техника эшли.
«Көньяк парк» — биш катлы 11 йорттан торган һәм уртасында парк урнашкан комплекс.