Төньяк Кавказ шәһәрләренә Казаннан туры рейс белән очарга мөмкин
Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Төньяк Кавказ шәһәренә туры рейслар башкара. Очыш якынча ике сәгать дәвам итә.
Шулай итеп, Владикавказга сишәмбе һәм җомга көннәрендә 7:50 дә очарга мөмкин. Грозныйга очышлар пәнҗешәмбе көннәрендә 13:40 та һәм шимбә көнне 13:35 тә башкарыла. Махачкалага самолетлар чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 13:00 дә, җомга көнне 12:25 тә, якшәмбе көнне 8:45 тә оча.
Төньяк Кавказ шәһәрләрендә вакыт Мәскәүнеке белән туры килә, дип ачыклык кертә Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте.