Кытай автомобильләре Татарстан автобазарының 65 проценттан артыгын били
2023 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанның яңа автомобильләр базарында Кытай маркалары узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 41 процентка артып, 65,1 процент тәшкил иткән. Бу турыда популяр булган игъланнар сервисы тикшерүендә әйтелә.
Республика автобазарында икенче урынны Россия маркалары алган. Аларның өлешенә тәкъдимнәрнең 15,8 проценты туры килә (узган ел белән чагыштырганда, 8 процентка кимрәк). Өчлекне 7,9 процент белән япон брендлары яба.
Шул ук вакытта, быелның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча, тотылган машиналар базарында Россия автомобильләре лидерлар сафында. Икенче урынны Корея маркалары алган, ә өчлекне немец маркалары төгәлли.
Тикшерүчеләр фикеренчә, Идел буе федераль округында җиңел машина базары түбәндәгечә: Кытай брендларының өлеше — 13,2 дән 42,6 процентка кадәр, Россия брендлары 24,5 тән 30,7 процентка кадәр үскән, ә башка барлык чит ил маркаларының өлеше 62,3 тән 26,7 процентка кадәр кимегән.