Төмән өлкәсенең Богандинский бистәсе мәчетендә янәдән җомга намазы укый башладылар
Агымдагы елның июль ахырыннан Төмән өлкәсе Төмән районы Богандинский бистәсе мәчетендә балигъ яшьтәге ир-атлар өчен мәҗбүри булган җомга гыйбадәтләре янәдән үткәрелә башлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Җомга намазларын җирле мөселман дини оешмасы җитәкчелеге әгъзалары, шулай ук Төмәннең «Яңаул» дини оешмасы вәкилләре, «Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәте әгъзалары үткәрә. Барлык вәгазьчеләр дә — Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе студентлары. Узган атнада руханилар Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә аттестация үтте, авыл мәчетендә дини йолалар үткәрүгә мөфтинең фатихасын алдылар. Җомга вәгазьләре татар һәм рус телләрендә башкарыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге вәгазьчеләр йолаларны үтәү белән генә чикләнми, дини структура активистлары ремонт-тергезү эшләре дә үткәрә. Җирле халык ярдәме белән мәчет территорияләре төзекләндерелә. Кичә Богандинский мәчете коймасына мөселман җәмгыяте җитәкчесе Шамил Ниязбәков һәм «Яңаул» оешмасы җитәкчесе Әмир хәзрәт Галиев ярымай куйды. Алар әйтүенчә, мәчетнең чагыштырмача кечкенә манарасын исәпкә алып, коймада ярымай булу авыл кунакларына мөселман гыйбадәтханәсен җиңелрәк табарга ярдәм итәчәк.
Болардан тыш, әлеге структура җитәкчеләре хәбәр итүенә караганда, узган җомгадан ук авыл халкы «Татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре» фәнен өйрәнү мөмкинлеге алган. Бу проект ике ел дәвамында Төмән шәһәрендә мөселманнарның Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Киләсе атнадан дини оешма активистлары Манат авылында җомга намазларын кабат яңартуны планлаштыра. Берничә ел элек анда мәчет ачылган, әмма әзер кадрлар булмау сәбәпле, мәчеттә намаз укулар туктатылган.
«Яңаул», «Әл-Манар» һәм Богандинский җирле мөселман дини оешмасы җитәкчелеге авыл халкын һәм кунакларын атна саен җомга намазына чакыра, ул һәр җомга җирле вакыт белән 13:00 сәгатьтә үткәреләчәк.