Менделеевск районының күпчелек мәктәпләрендә 10нчы сыйныфка баручылар булмаячак
Татарстанның 57 мәктәбендә, шул исәптән Менделеевск районының 9 мәктәбендә бер генә дә 10нчы сыйныф ачылмаячак.
Быел Менделеевск районында 15 мәктәпнең тугызында 10нчы сыйныфка баручылар булмаячак.
«Яңа уку елында Татарстанның 57 мәктәбендә бер генә дә 10нчы сыйныф ачылмаячак. Иң катлаулы вәзгыять Менделеевск районында. Анда 15 мәктәпнең алтысында гына 10нчы сыйныфлар ачыла», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, 10нчы сыйныфларны кабул итмәүче 57 мәктәпнең 6сында 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар булмаган, 24 мәктәптә бөтен чыгарылыш укучылары урта һөнәри белем алырга ниятләгән, 27 мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары башка мәктәпләргә күчкән.
Быел Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның якынча яртысы 10нчы сыйныфка бара. Яңа уку елында алар өчен меңнән артык 10нчы сыйныф ачыла.