Төгәл фәннәрдән имтихан бирүчеләр саны укытучылар җитмәгәнгә кимегән
Төгәл фәннәрдән башка инженерлык белеме алып булмый.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төгәл фәннәрдән имтихан бирүчеләр саны югары квалификацияле укытучылар җитмәгәнгә кимегәнен әйтте.
«Төгәл фәннәрдән башка инженерлык белеме алып булмый. Бу аерым игътибарга лаек. Соңгы ике елда БДИ тапшыручылар арасында физика, химия, биология, профильле математика фәннәрен сайлаучы укучылар саны кими. Сәбәпләре - югары уку йортларында инженерлык белгечлекләренә кабул итү үзенчәлекләре һәм югары квалификацияле укытучылары җитмәү. Вәзгыятьне үзгәртү буенча программа эшләргә кирәк», – диде Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.
Чагыштыру өчен, былтыр профильле математиканы 50,8 процент укучы сайлаган булса, быел – 50,5 процент. Физиканы сайлаучылар былтыр 17 процент булган, быел – 14,1. Химиягә өстенлек бирүчеләр 12,8 проценттан 12,3кә төшкән, ә биология буенча – 17,2 проценттан 16,6 процентка калган.
Министр сүзләренчә, быел физикадан уртача баллар да республика буенча бераз төшкән. Химия һәм биологиядән уртача баллар арткан.
Татарстан укучыларының чыгарылыш имтихан нәтиҗәләре бөтен фәннәрдән илдәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булган.
Алдарак Татарстанда математика, физика, рус һәм чит телләр, башлангыч сыйныф укытучылары җитмәве турында хәбәр иткән идек. Яңа уку елы башына 2 мең укытучы җитми.