«Әкият» курчак театры 90нчы юбилей сезонын 25 августта ача
«Әкият» курчак театрының 90нчы юбилей сезоны 25 августта «Конек-Горбунок» спектакле белән ачылачак.
«Театр артистлары һәм хезмәткәрләре җәйге ялдан чыкты һәм сезон башлануы алдыннан труппаның традицион җыелышында очрашты. Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев һәм башкарма директор Илфат Ганеев юбилей сезонына киң масштаблы планнар, премьералар, гастрольләр, фестивальләр һәм театр проектлары турында сөйләде», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
«Сентябрь һәм ноябрь айларында театрда ике яңа премьера көтелә. Галиәсгар Камал комедияләре буенча Илгиз Зәйниев һәм куючы рәссам Екатерина Спиридонова эшли. Дилүс Хуҗәхмәтов «Репка-Ряба-Колобок» әкиятен куя», – диелгән хәбәрдә.
Шулай ук, көзен «Әкият» курчак театры Россиядә иң көчле саналган курчак театрлары фестивальләрендә катнашачак. «Рязанские смотрины» фестиваленә - «Авиатор» спектакле, Омскига - «Shurale: яңа фантазия» барачак.
Бу сезон театрның юбилей сезоны, дип искәртә матбугат үзәге. Гыйнвар аенда V «Экият-Lab» лабораториясе була, июнь аенда V халыкара «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале узачак.