«СалаваТік»лар проекты «Әтәч» җырына ролик чыгарды
«СалаваТік»лар проекты үзенең YouTube-каналында «Әтәч» дип аталган яңа балалар видеоролигы чыгарган. Яшь артистлар башкарган җыр герой-шагыйрь Муса Җәлил шигыренә язылган. Көен исә танылган татар композиторы Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән.
«Күп кенә балалар җәйге ялларын авылда үткәрә, әби-бабайларында кунак була. Йорт кошлары һәм хайваннарын күзәтергә ярата. Аларны кабатлый, кызыксынып өйрәнә. Балалар бездән күптән инде әтәч турында җыр сорый иде. Нәни дусларыбызга җыр ошар, дип өметләнәбез. Моңарчы бездә чеби, үрдәк, бәрәннәр турында видеолар чыкты», — дип сөйли проект җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
Фәйзуллина билгеләп үткәнчә, нәни тыңлаучыларга бу җырны иртән тыңлау, әтәч чыгарган тавышларны кабатлау һәм шулай итеп үз сөйләм аппараты белән эшләү файдалы булачак. Ике минутлык кыска видео ярты ел элек төшерелгән һәм Tik-Tok социаль челтәрендә аны 25 мең тапкыр карарга өлгергәннәр.