«Язмышлар» социаль тернәкләндерү үзәге Удмуртиядә ялгызлар өчен сыеныр урын ачты
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында «Ялгызларның сыеныр урыны бар» дигән язма чыкты.
Кече Пурга районының Пугачево авылында өлкән яшьтә ялгыз калган кешеләр, инвалидлар өчен «Приют человека» пансионаты ачылды. Проектның авторы – «Язмышлар» социаль тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Илшат Гыйльфанов.
«Безнең үзәк тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә. Бөтен таләпләргә, стандартларга туры килә торган бина булдыру турында без күптәннән хыяллана идек. Әлеге пансионат 71 кешегә исәпләнгән. Монда инвалидларга, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бирегә эләгү өчен төп таләп – ярдәмгә мохтаҗ кешенең якыннары, туганнары булмау. Мәсәлән, кемнеңдер балалары бөтенләй юк, кемдер гомер итү дәверендә барысын да югалткан яки аралашудан туктаган. Ягъни, ярдәм сорап барырдай бер кешеләре дә булмаганнар гына мөрәҗәгать итә ала. Без, үз чиратыбызда, аларны яшәү урыны, ризык белән тәэмин итәчәкбез. Кирәк булса, медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк», – диде Илшат Гыйльфанов.