Түбән Кама Аксакаллар шурасының 25 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә була
Түбән Кама Аксакаллар шурасы иҗтимагый оешмасы оешуга быел 25 ел тулды. Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Чирек гасыр бергә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Бу хакта «Туган як» сайты Түбән Кама китапханәләре системасының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә..
Очрашу 21 августта 15 сәгатьтә узачак.