Кинешма шәһәре татарлары Иваново Җәмигъ мәчетендә булды
Кинешма шәһәре делегациясе – Кинешма татарлары милли-мәдәни ассоциациясе, шәһәр хакимияте һәм инвалидлар җәмгыяте вәкилләре – Иваново Җәмигъ мәчетендә булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәмигъ мәчетендә кунакларны Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин каршы алды һәм мәчеттә экскурсия үткәрде. Очрашу кысаларында шулай ук шәһәр хакимияте һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итүгә бәйле актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Кинешма татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Асия Таланова даими рәвештә оештырыла торган түгәрәк өстәлләр һәм очрашулар, шәһәр чараларында катнашулары, үзләре шефлыкка алган балалар йортына барулары, инвалидлар өчен оештырылган экскурсияләр, милләтара элемтәләр, татар мәдәниятен һәм татар телен саклау буенча үткәрелә торган чаралар хакында сөйләде, диелә хәбәрдә.