Евро бәясе 2 августтан соң беренче тапкыр 102 сумнан түбән төште
Мәскәү биржасында евро бәясе 2 августтан соң беренче тапкыр 102 сумнан түбән төште. Сату-алу мәгълүматлары шуны раслый.
Мәскәү вакыты белән 8.19 сәгатьтә Европа валютасы 101,98 сумга кадәр арзанайды, 8.23 сәгатьтә исә бераз кыйммәтләнде һәм 102,06 сум тәшкил итте.
Искәртеп узабыз, 2 августта евро бәясе төштән соң 102 сум чиген узды һәм алдагы көннәрдә үсүен дәвам итте: 4 августта 105 сумнан, 9 августта 107 сумнан югары күтәрелде. Шул ук вакытта, Европа валютасы 100 сум чиген 2021 елның мартыннан соң беренче тапкыр 6 июльдә үк узып киткән иде.