Песошин «Нәтиҗәле төбәк» турында: Идеяләр инвесторларга шартлар тудыруда булышырга тиеш
Татарстан инде биш ел Инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында икенче урынны саклый, шулай да республика ирешелгән нәтиҗәләр белән генә туктап калырга җыенмый. ТР Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасында «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча координация советы утырышында шулай дип белдерде, чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Республиканың позицияләрен яхшырту өчен резервлар һәм юнәлешләр бар, дип искәртте Песошин. Төп бурычларның берсе – барлык инициативаларның да инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудыруда ярдәм итүе.
Республикада Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе катнашында «Үтәли инвестицион агым» сынау проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эш инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда кирәкле төп процедураларны оптимальләштерү өчен 9 алгоритм буенча алып барыла.
Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сынау проектының якынча нәтиҗәләре, агымдагы эшлекле климат һәм аны яхшырту буенча тәкъдимнәр хакында сөйләде.
«Росатом» дәүләт корпорациясенең «Росатом» җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев Татарстанда «Үтәли инвестицион агым» проектын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре һәм перспективалары хакында хәбәр итте.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә «Үтәли инвестицион агым» проектын уңышлы гамәлгә ашыру һәм тулаем алганда инвесторларга уңайлы шартлар тудыру өчен берничә бурычны хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Бу, барыннан да элек, квалификацияле персонал әзерләү, инвесторга тапшыру өчен әзер булырга тиешле җир кишәрлекләренең төгәл регламентларын билгеләү һәм үтәүдән гыйбарәт.
«Боларның барысы да инвесторлар белән эшләүне тизләтәчәк. Чынлыкта, бу юнәлешләрдә эш оештырылган инде. Регламентларның катгый үтәлүен тәэмин итүегезне сорыйм. Без реаль нәтиҗәләр көтәбез», - диде Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк һәм хакимият органнарына, ресурс белән тәэмин итү оешмаларына эшкә җитди якын килергә кирәк.