Путин фин-угор халыкларының Россиянең күпмилләтле мәдәниятенә зур өлеш кертүен әйтте
РФ Президенты Владимир Путин «Россиянең этномәдәни күптөрлелеге: заман проблемалары һәм үсеш перспективалары» Бөтенроссия фин-угор халыклары форумы кунаклары, катнашучылары һәм оештыручыларына сәламләү телеграммасы юллады. Ул билгеләп үткәнчә, фин-угор халыклары, башка халыклар кебек үк, борын-борыннан күпмилләтле Россия үсешенә гаять зур өлеш кертә.
«Аларның тормышның төрле өлкәләрендәге зур казанышлары бай тарихи, фәнни, мәдәни, рухи мирасның мөһим, аерылгысыз өлешенә әверелде. Һәм бүген, махсус хәрби операция барышында, фин-угор халыклары вәкилләре, ата-бабаларының патриотик традицияләренә таянып, сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәтә», - диелә Кремль сайтында урнаштырылган текстта.
Россия лидеры ышандырганча, Хөкүмәт алга таба да бердәмлек һәм тынычлыкка ирешү өчен илдә яшәүче халыкларның мәдәни һәм этник тәңгәллеген саклауга зур игътибар бирәчәк.
II Бөтенроссия фин-угор халыклары форумы бүген тантаналы төстә Саранскида ачылды. Бөтенроссия халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, фин-угор халыклары Россиянең 21 субъектында, күбесенчә Мордовия, Карелия, Коми, Марий Эл республикаларында яши. Илдә аларның гомуми саны 2 миллион тирәсе тәшкил итә.