Путин Татарстанның ике кешесенә мактаулы исем бирде
Татарстанда яшәүче ике кешегә атказанган хезмәткәр исеме бирелде. Бу хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
«Совет районы торак идарәсе» идарәче компания» ҖЧҖ директоры Александр Поливин һәм «Татарстан агрофирмасы» ҖЧҖнең баш ветеринария табибы Мидхәт Аббазов мактаулы исемгә лаек булды.
Поливинга мактаулы исем «торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», Аббазовка «ветеринария өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» бирелә, диелгән карарда.