Татарстанның Менделеевск районында коткаручылар суга баткан 9 яшьлек баланы эзли
Татарстанның Менделеевск районында коткаручы-водолазлар суга баткан 9 яшьлек малайны эзли. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллыдагы хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр итте.
Баланың Тойма елгасында батуы турында бүген хәбәр килгән. Яр буенда малайның киемнәре булуы билгеле.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта коткаручы-водолазлар һәлакәт урынына килгән, малайны эзләүне дәвам итәләр.