Ялган социаль яклау хезмәткәрләре өлкән яшьтәге татарстанлыларны алдый
Хәзер мошенниклар пенсияне һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен яңадан исәплибез дип алдалый башлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, Казанда яшәүче полициягә мөрәҗәгать иткән һәм берничә көн элек мошенниклар корбаны булуы турында сөйләгән. Ачыкланганча, 77 яшьлек хатын-кызга, янәсе социаль яклау бүлеге хезмәткәре шалтыраткан, пенсияне һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләргә кирәклеге турында әйткән.
Компенсация алу өчен пенсионер ханым җибәрелгән СМС-хәбәрдәге кодны әйтергә тиеш булган. Нәтиҗәдә пенсионер ханым мошенникларга 900 мең сум күчергән.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы алданмас өчен билгесез кешеләрдән килгән мәгълүматны тикшерергә, билгесез счетка акча күчермәскә киңәш итә.