Калининградта Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» тулы метражлы фильмы күрсәтелде
Бүген Калининград өлкә драма театрында «Короче» фестивале кысаларында режиссер Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» тулы метражлы фильмы күрсәтелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сеанска «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәни җәмгыяте вәкилләре теләктәшлек күрсәтергә килде. Драма театры залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Яшь режиссер фильмында кузгатылган тема барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килде.
Фильм тәмамлангач, баш герой һәм рольләрне башкаручылар, шулай ук режиссер белән очрашу булды. Җәмгыять вәкилләре тулы метражлы фильмга фестивальдә һәм татар киносын үстерүдә уңышлар теләде. «Кардәшләр» җәмгыяте исеменнән фильмның төп героена календарь тапшырдылар. Сәхнәдә бергәләп төшкән фото Казаннан килгән иҗат коллективы белән очрашудан җылы хатирәләр калдырды, диелә хәбәрдә.
Фото: https://tatar-congress.org/