Татарстан һәм Мәскәү университет кампуслары челтәрен булдыру мөмкинлеген өйрәнергә тиеш
Татарстан һәм Мәскәү тиешле программаны гамәлгә ашыру кысаларында заманча университет кампуслары системасын булдыру мөмкинлеген өйрәнергә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин «Россиядә креатив икътисадны үстерү» күргәзмәсе белән танышу нәтиҗәләре буенча шундый күрсәтмә бирде.
«РФ Хөкүмәтенә Мәскәү Хөкүмәте, ТР Министрлар Кабинеты һәм «Яңа проектларны гамәлгә кую буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә шәхси югары белем бирү оешмалары кампусларын булдыру мөмкинлеген билгеләргә», - диелә Кремль сайтында урнаштырылган документта.
Күрсәтмә үтәлеше өчен җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Яңа проектларны гамәлгә кую буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева билгеләнгән. Алар 2024 елның 30 мартына кадәр дәүләт башлыгына доклад тәкъдим итәргә тиеш.