Автотранспорт предприятиеләре транспорт тармагын үзгәртергә чакырды
Татарстанда транспорт тармагы озакка сузылган кризиста: предприятиеләрдә – хезмәткәрләр, ә юлларда хәрәкәттәге состав җитми. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе шундый белдерү белән чыкты һәм ишегалларын төзекләндерү яки паркларны реконструкцияләү программасы кебек масштаблы яңарту программасын гамәлгә куярга чакырды.
Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә искәртүләренчә, бүген РФ Дәүләт Советы президиумында төбәкләрдә җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләсе хакында фикер алышалар.
Казан пассажирлары инде күптән бистәләргә кадәр өстәмә автобуслар җибәрүне һәм кичләрен транспорт хәрәкәтен нормаль режимда оештыруны, шулай ук автобусларда кондиционерлар урнаштыруны сорый. Шул ук вакытта, ТР башкаласында иске автобуслар йөри, алар еш кына маршруттан чыга, дип искәртте транспорт предприятиеләре вәкилләре. «Автотранспорт предприятиеләре казанлыларның хыялын гамәлгә ашырырга шат кына, әмма финанслар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора», - диелә ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе белдерүендә.
Тәкъдим ителгән чаралар арасында автобус паркын яңарту буенча федераль программаны, штатларны комплектлау өчен предприятие хезмәткәрләренә дотацияләр бирүне атап үтәргә мөмкин.
Искәртеп узабыз, «Татар-информ» агентлыгы Казанда автобуслар җитмәү фонында катлаулы вазгыять күзәтелүе хакында хәбәр иткән иде. Шуның аркасында еш кына пассажирлар кичке якта өйләренә кайта алмый, шулай ук мәктәп укучыларын йөртүне оештыруда да проблема бар.