Татарстанда коткаручылар елгада баткан малайның мәетен тапкан
Татарстанның Менделеевск районында коткаручылар елгада баткан баланың мәетен тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Искәртик, Менделеевск районында Тойма елгасында бүген 9 яшьлек баланың батуы турында хәбәр килгән иде. Баланың киемнәре ярда калуы да билгеле булды.
Агентлыкка үзхәбәрчесе Валентин Кулагин сөйләвенчә, 4 бала елгада су коенырга булган. Малайларның сүзләренчә, алар иптәшләрен тотып кала алмаган, аны агым алып киткән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, малайны 16.35 сәгатьтә Тойма елгасы ярыннан ике метр ераклыкта тапканнар. Бу урын коену өчен җиһазландырлмаган.
Урынга Менделеевск районы прокуроры вазифасын башкаручы Рамил Зәйнетдинов киткән, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.