Мәскәүдә Милли мәдәниятләр фестивале булды
Мәскәүдә «Эрмитаж»да Милли мәдәниятләр фестивале узды. Анда Мәскәүнең төрле милли диаспораларының җыр һәм бию сәнгатен тәкъдим иткән иҗат коллективлары, шулай ук Россиянең рус, чуваш, мордва, татар, башкорт, чечен халыклары концерт куйды. Бу хакта Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара башланыр алдыннан Мәскәү татарлары мохтарияте башлыгы Фәрит Фәрисов чарада катнашучыларны сәламләде, ул чараны оештыруда һәм автономия эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен Үзәк административ округ префекты Владимир Говердовскийга рәхмәт белдерде.
Концертта Татар мәдәни үзәге артистлары Нурҗиһан Симаева, Ландыш Минкина, Зөлфирә Ильясова актив катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында Россиянең атказанган артистлары Дмитрий Дунаев, Анастасия Францева һ.б. да бар иде.