Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Кукмара районы мәдәният хезмәткәрләре кырда игенчеләргә концерт куйган

0
Кукмара районы мәдәният хезмәткәрләре кырда игенчеләргә концерт куйган

Зур Кукмара җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм Байлангар мәдәният йорты хезмәткәрләре Кукмара районы кырларында эшләүче игенчеләргә концерт куйган.

«Урал» җәмгыяте басуларында кызу урак өсте бара. Игеннәр мул үскән. Игенче өчен моннан да олы бәхет юктыр. Игенчеләребез ялны белми, тиз арада игеннәрне җыеп алуга күп көч куя. Кыр батырларына зур көч һәм сәламәтлек теләп, без дә бу чорны читтән генә күзәтеп тормыйча, игенчеләребезгә рухи азык өләштек. Татлы икмәк исе янына җанга рәхәтлек биреп җыр моң кушылды, күңелләрне канатландырды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Байлангар авылы мәдәният йорты директоры Минзәлия Әһлиуллина.

Алар узган ел да игенчеләр өчен кырда чыгыш ясаган булган. «Бик ошатып калган иделәр. Шуңа күрә дә быел районның барлык мәдәният йортлары диярлек игенчеләргә концерт куйды. Күңелле булды, ошаттылар, яратып тыңладылар. Шигырьләр сөйләдек, матур җырларыбызны, гармун моңнарын бүләк иттек. Игенчеләр сөенеп, шатланып, эшләрен дәвам иттеләр», – диде Минзәлия Әһлиуллина.

Кукмара районы кырларында «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары мөхәррире Айсылу Сибгатуллинаның әтисе Рәсим Җәләев та хезмәт куя.

«Менә инде армия сафларыннан кайтканнан бирле әтием басуларда милләтенә, авылдашларына тугры хезмәт итә: тәмле икмәк җыя. Әти бу басу-кырларның нинди генә чагын күрмәде: корылык еллары (2010 ел), бертуктаусыз яуган яңгыр-бозлар (2019 ел) һ.б. Алай да, хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, бүгенге көндә әтиемнең иң алдынгы һәм мактаулы комбайнчылар рәтендә булуы, нинди генә һава торышына карамастан, түкми-чәчми иген җыюның нәтиҗәсе», - диде Айсылу Сибгатуллина.

Рәсим Җәләев озак еллар «Дон-1500», «ACROS», бүгенге көндә CLAAS комбайнын иярли. «Климат-контроль, тыңлыйм дисәң җыры, радиосы яңгырый, ярдәмчем өчен аерым урындыгы бар. Урамнан бер бөртек тузанны кертми, иркенләп сулап сөенә-сөенә эшлисе генә. Урындыгы да кызыклы аның, торып китсәң комбайн туктый. Бу инде иминлек чарасы «- диде ул.

«Берничә ел рәттән Минзәлия Әһлиуллина җитәкчелегендә клуб хезмәткәрләре комбайнчыларга төшке аш вакытында гармун, баяннарга җырлап, биеп күңелләрен күрәләр. Матур теләкләрен җиткереп, авыр хезмәтләрендә уңышлар телиләр. Менә шулай күңелле итеп эшли беләләр безнең Кукмара ягында», - диде Айсылу Сибгатуллина.

«Басуларда гөрселдәп комбайн, камаз тавышлары ишетелә. Иртәнге 5тә торып чыгып киткән игенчеләр, һәрбер ярманың кадерен белеп үзләренең тимер атларында уңыш җыя. Әтиемне шундый уңайлы шартларда эшләтүче «УРАЛ» ҖЧҖ директоры Нияз Хәбибрахмановка рәхмәт», - диде «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары мөхәррире.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия





Москва

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Шевчук

Певица Алла Пугачева встретилась с Шевчуком во время концерта ДДТ на Кипре




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»


Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Жизнь

В Армении прошел крупнейший на постсоветском пространстве «Бессмертный полк». Видео. Фоторяд



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России