Башкортстанның легендар җырчысы, халык артисты Абдулла Солтанов вафат
17 августта Учалы районының Кубагуш авылында легендар җырчы, башкорт халык җырларын башкару остасы, Башкортстанның халык артисты Абдулла Солтанов вафат булган. Аңа бер айдан 95 яшь тулырга тиеш иде, ул соңгы көнгә кадәр аяк өстендә йөргән, авылдашлары белән аралашкан. Бу хакта «Башинформ»га Учалы районы хакимиятендә хәбәр иткәннәр.
Җырчы белән хушлашу мәрасиме җырчының туган ягында иртәгә, 18 августта, була. Абдулла Солтанов башкаруындагы «Буранбай» башкорт халык җыры җырчылар арасында эталон булды.
1992 елда башкару осталыгы һәм җыр иҗатын пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен җырчы Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Абдулла Солтановка Башкортстан Республикасының халык артисты һәм Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелгән.