Кукмарада Татарстан Профсоюзлар федерациясе киңәшмәсе булды
Кукмарада «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» берлеге рәисе урынбасары Татьяна Васильева җитәкчелегендә киңәшмә узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.
Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, хакимият хезмәткәрләре, профсоюз активы, эш бирүчеләрнең вәкилләре, кадрлар эше, хезмәтне саклау белгечләре катнашты.
Татьяна Васильева Татарстан Профсоюзлар федерациясе эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр, агымдагы һәм перспективалы бурычлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина «Хезмәтне саклау — профсоюзлар эшендә өстенлекле юнәлеш» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Хезмәт законнарындагы яңалыклар белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясенең бүлек начальнигы, хезмәтнең хокукый инспекторы Гүзәл Мингалиева таныштырды.
Ахырда Федерация белгечләре барлык сорауларга җавап бирде.