«Ана теле» татар онлайн-мәктәбен ничек яңартачаклары билгеле булды
Татарстанда татар телен өйрәнү өчен «Ана теле» онлайн-мәктәбе функционалын яңа платформага күчерү буенча әзерлек эшләре башланды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Бер үк вакытта барлык платформалардагы мобиль җайланмалар өчен адаптив версия әзерләнә. Функционалны күчерүгә якынча алты-җиде ай вакыт китәчәк. Компания белгечләре ana-tele.ru доменын теркәгән инде, хәзер бренд булдыру юнәлешендә эш бара», - дип өстәделәр министрлыкта.
«Ана теле» контентын күчерү өчен DenizSchool белем бирү компаниясенең JetClass Россия онлайн платформасы билгеләнгән. Компаниянең Россиядә 30 еллык эш тәҗрибәсе бар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы проектның төп операторы һәм координаторы булачак.
Искәртеп узабыз, чәршәмбе көнне, 16 августта, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Россия платформасына күчерү нәтиҗәсендә, татар телен өйрәнү өчен «Ана теле» бушлай онлайн-мәктәбе ябылудан саклап калыначак, дип белдергән иде.
Июнь башында «Ана теле» рәсми рәвештә ябылуы хакында хәбәр итте. Моның сәбәбе - EF Education First чит ил компаниясенең (белем бирү проекты шуның белән берлектә гамәлгә ашырылган) Россия базарыннан китәргә карар кылуында.