Россия Хөкүмәте 2024 елга бәйрәм һәм ял көннәрен раслады
Россиядә 2024 елга бәйрәм һәм ял көннәре графигы расланды. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
2024 елда 6 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, бу ял көннәре 10 майга һәм 31 декабрьгә күчерелә. Моннан тыш, эшләми торган көннәр 27 апрельдән (шимбә) 29 апрельгә (дүшәмбе), һәм 28 декабрьдән (шимбә) 30 декабрьгә (дүшәмбе) күчерелә.
Шулай итеп, Яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк – 2023 елның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр.
23-25 февраль, 8-10 март, 28 апрель - 1 май, 9-12 май, 12 июнь, 3-4 ноябрь һәм 29-31 декабрь эшләми торган көннәр булачак.