Когалым татарлары Милли аш-су фестиваленә чакыра
Сентябрьдә Когалымда шәһәр көнен бәйрәм итәләр. 2 сентябрь көнне Когалым шәһәренең «Нур» Татар-башкорт милли-мәдәни җәмгыяте Милли аш-су фестиваленә чакыра. Бу турыда Сургут татарлары ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Без бергә!» проекты Юграның гражданлык инициативалары фонды ярдәме белән уза.
Үткәрү урыны — Үзәк парк, диелә хәбәрдә.