Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Миңнеханов: Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы

0
Миңнеханов: Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы

Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең транспорт белән тәэмин ителешен, сәнәгатьнең якын тармакларын, авыл хуҗалыгын исәпкә алып, сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы. Бу хакта Ульяновскка эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Бүген анда Татарстан Республикасы Рәисенең һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихның ике төбәк эшлекле даирәләре белән очрашуы узды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Ульяновскига Татарстаннан зур бизнес-делегация килде. Делегация составында республиканың 30дан артык компаниясе вәкилләре бар. Бу җавап визиты: март аенда Ульяновск өлкәсеннән эшкуарлар Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән таныштылар.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Автодом» ҖЧҖ, «СИМАЗ» ҖЧҖ, «Инжиниринг Сервис-Путьмаш» ҖЧҖ, «КТЦ«Металлоконструкция» АҖнең Ульяновск автомобильләре һәм махсус техника күргәзмәсен карады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Ульяновск өлкәсен тарихи яктан яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. «Ульяновск өлкәсе бай сәнәгать һәм фәнни потенциалы булган төбәк. 2016-2017 елларда төбәкара товар әйләнеше 7 млрд сум тәшкил итә иде. Бүген бу сан шактый артты дип ышанам. Бездә сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү өчен яхшы перспективалар бар. Безнең предприятиеләр һәм оешмалар машина төзелеше, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш, сәламәтлек саклау, транспорт логистикасы, энергияне сак тоту технологияләрен кертү, кара- каршы тәэмин итүләрне арттыру өлкәсендә партнерлыкны үстерергә әзер», - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Ульяновск өлкәсенә бензин һәм дизель ягулыгы, йөк һәм җиңел автомобильләр, химия предприятиеләре продукциясе, азотлы ашламалар, катнаш азык, табак пыяла, прокат, азык-төлек һәм халык куллануының башка товарларының киң спектрын, медицина җайланмаларын һәм башка продукцияне җибәрә.

Ульяновск өлкәсеннән республикага йөк һәм җиңел автомобильләр, цемент, түбә материаллары, агросәнәгать комплексы продукциясе һәм башка күп нәрсәләр кертелә. «Әлеге визит Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасында кооперациягә яңа этәргеч бирер дип ышанам», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның инновацион һәм җитештерү инфраструктурасын формалаштыруын билгеләп үтте. «Без һәрвакыт эшкуарлыкка ярдәм итү, тармак ресурс үзәкләре базасында җитештерү өчен кадрлар әзерләү өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Шулай ук безнең төбәкләрдә мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Алексей Русских үз чиратында Ульяновск компанияләренең Татарстан Республикасының традицион бизнес партнерлары булуын билгеләп үтте. Киткән «дустанә булмаган компанияләр» фонында Ульяновск өлкәсе предприятиеләре проектларны импортны алмаштыру процессына актив рәвештә кушыла.

«Бизнес-миссиядән соң Татарстан Республикасына 50дән артык потенциаль сәнәгать кооперациясе эшләнде, шулай ук датчиклар, җайланмалар, инструментлар, җиһазларны, пластмасса һәм металл эшләнмәләрен ремонтлау буенча беренче контрактлар төзелде. Бүген Ульяновск өлкәсенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә килгән Татарстан Республикасы делегациясенә хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Төбәкара хезмәттәшлек безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала», - дип билгеләп үтте Губернатор.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Рәисе һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы очрашулары нәтиҗәләре буенча беркетмәгә имза салынды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Русских Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте арасында «Урта Идел - Каспий диңгезе – Фарсы култыгы» сәүдә-логистика каналы проектын гамәлгә ашыруда катнашу турында килешүгә кул куйдылар. Документ Фарсы култыгына кадәр маршрут буенча җибәрү өчен җыелма йөкләр формалаштыру өлешендә хезмәттәшлекне күздә тота.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Жена бывшего Волочковой раскрыла имя сына после выписки из роддома




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице


ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

PFL MENA 1: Best photos from Riyadh



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России