Казаннан Ташкентка яңа туры авиамаршрут ачыла
Казан белән Ташкентны яңа туры авиарейслар тоташтырачак. Очышларны UVT Aero компаниясе CRJ-200 самолетларында башкарачак, дип хәбәр итә ТАСС Үзбәкстанның Транспорт министрлыгына сылтама белән.
17 августта Үзбәкстан һәм Россия арасында һава элемтәсе турында хөкүмәтара килешү нигезендә Казан – Ташкент – Казан маршруты буенча очуга рөхсәт бирелгән. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Күптән түгел KZN.RU порталы Үзбәкстанның Panorama Airways авиакомпаниясе самолетларында Казан һәм Ташкент арасында даими туры рейслар эшләтеп җибәрү турында хәбәр иткән иде.