Зөфәр Мөхәммәтшин: Мирфатыйх Зәкиев эшләгәндә институт фәнни югарылыкка күтәрелде
Мирфатыйх Зәкиев эшләгән чор институтның фәнни югарылыкка күтәрелгән чоры дип саный филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме Зөфәр Мөхәммәтшин.
«Фәннең кайсы гына тармагын алма, уңышлар бар иде. Мирфатыйх Зәкиев идарә иткән чорда институтта эшләве рәхәт, күңелле иде. Эшләр өчен стимуллар да бар иде. Ул эшләгән вакытта институтта кадрлар агымы аз иде – кешегә эшләргә мөмкинчелек бирә иде», дип искә алды ТР Сынлы сәнгать музееның өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин.
Филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшинны 1989 елда Мирфатыйх Зәкиев Ибраһимв исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә алган. Алар 2019 елга кадәр институтта хезмәттәшләр булганнар.
«Мирфатыйх Зәкиевич фән белән дә, җитәкчелек белән дә бер үк дәрәҗәдә шөгыльләнгән кеше. Ул татар теле фәнендә үз юнәлешен булдырды һәм шушы юнәлеш буенча эшләде. Мирфатыйх Зәкиев татар теленең борынгырак чорларын тоташтырды. Бу мәсьәләләрдә аның, әлбәттә, каршылыклы фикерләре бар. Ләкин бу фикерләр дә яшәргә тиеш», - диде Зөфәр Мөхәммәтшин.
Ул Мирфатыйх Зәкиевичның үз кулы астында эшләгән мөдирләргә ышануын ассызыклады. «Кешене эшләргә дә, яшәргә өйрәтмәде. Аның бу ягы безгә эшләргә стимул биргәндер һәм фәннең дә үсешенә китергәндер», дип фикерен йомгаклады ул.
Кичә, 18 августта, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев вафат булган.