Рөстәм Миңнеханов Казанда яшь дипломатларның VI Глобаль форумыннан видео күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгына республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Яшь дипломатларның глобаль форумы Татарстан башкаласында икенче тапкыр уза. Шулай ук республика җитәкчесе үзенең телеграм каналында форумнан видео да урнаштырды.
«Быел 40 илдән 130 делегат җыелды! Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгына ышанычы өчен рәхмәт! Форумда ныклы халыкара элемтәләр җайга салыныр дип ышанам. Татарстанга рәхим итегез!» - дип язган Телеграм-каналында республика җитәкчесе.
Искәртик, яшь дипломатларның VI глобаль форумы 17-21 августта Казанда уза. Чараның төп темасы күп поляр дөнья дипломатиясе булачак. Пленар сессия Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков чыгышыннан башланды. Ул Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавровтан сәламләү хатын укыды.