Арчада яшь комбайнчыга бозау бүләк иттеләр
14 яшьлек Айназ Гарифуллин җәйге ялын басуда, әтисенә ярдәм итеп үткәрә.
Арча районындагы Дамир Шакирҗанов фермер хуҗалыгында урып-җыю эшләре төгәлләнде. Шул уңайдан, әлеге хуҗалыкта әтисе Рамил Гарифуллинда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Айназга бозау бүләк иттеләр. Зур бүләкне хуҗалык җитәкчесе Дамир Шакирҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин белән бергә тапшырды.
«Хәзер яшүсмерләрнең күбесе телефонда утыра, ә Айназ джойстик белән комбайн йөртергә, жаткаларны әйләндерергә, ашлыкны бушатырга өйрәнде. Хезмәтенә күрә-хөрмәте, шуңа күрә бүләкнең зурысын сайладык. Айназ кебек җир эшенә тартылган, туган ягын якын күргән яшьләр күбрәк булсын иде», - диде Дамир Шакирҗанов.
Айназ Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе укучысы.
Яшьтән әтисе белән техника янында кайнашып үскән егетнең киләчәктә әлеге һөнәрне сайлавында өмет зурдан.