Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәсе яңа урында була
Чаллы шәһәрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре быел Ш. Усманов урамында, 41/17 йорты каршында узачак. Бу хакта Чаллы хакимияте карар чыгарды. «Шәһри Чаллы» шул хакта яза.
Искәртик, моңарчы ярминкәләр 3 урында – Г. Тукай яр буендагы «Төзелеш» стадионы янында, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территорияләрендә уза иде.