Марат Әхмәтов: Мирфатыйх Зәкиев кебек шәхесне югалту – татар дөньясы өчен зур кайгы
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев белән хушлашу мәрасимендә аның кебек шәхесне югалту татар дөньясы өчен зур кайгы булуын әйтте.
«Ул беркайчан да буш сүз сөйләмәс, аның сүзләрендә төпле, фәлсәфи нигез ята иде. Андый шәхесне югалту бөтен татар дөньясы өчен зур кайгы», – диде ул.
Марат Әхмәтов галимнең балачагын искә алды.
«Сугыш чоры баласы буларак, 6 яшеннән әтисез калып, әле олы бала буларак, эне-сеңелләре дә ризыклы булсын диеп, көтү көтеп, ат асрап, тимерче булып эшләп, үзенең язмышын таба алган», – диде ул.
Шулай ук, аның сүзләренчә, Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев абруйлы, дәрәҗәле кеше иде.
«Ул Дәүләт Советы рәисе вазифасын үтәгән кеше. Ул чорда бу вазифаны искиткеч дәрәҗәле, абруйлы шәхесләргә генә ышанып тапшыра торган булганнар. Менә нинди кеше ул безнең!» – дип йомгаклады ул.
Галим Самосырово зиратына җирләнде.
- 18 августта, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев вафат булды.