Бурятиядә көчле яңгырлар сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелгән
Кичә Бурятия Республикасының Төньяк Байкал районында көчле яңгырлар аркасында дамба өлешчә җимерелгән һәм нәтиҗәдә Көнчыгыш Себер тимер юлының Холодная – Нижнеангарск аралыгындагы 1102нче километрда тимер юл полотносын су юып алып киткән. Көнчыгыш Себер транспорт прокуратурасы Telegram-каналында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Фото: © Бурятия республикасы башлыгы Telegram-каналы
Үз чиратында, республика башлыгы Алексей Цыденов дамба җимерелү, Холодная елгасының ярларыннан ташып чыгуы һәм тимер юл полотносын су юып алып китүгә бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертте.
«Оператив штаб төзелде, гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чараларны координациялибез», - дип искәртте ул үзенең Telegram-каналында.
Билгеләп үтелгәнчә, җирле халыкка куркыныч янамый. Районда кешеләр өчен туклану һәм җылыну пунктлары булдырылган.