Татарстанда җиде ай эчендә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 7,7 процентка арткан
2023 елның җиде аенда Татарстан Республикасында 9920 авыр һәм аеруча авыр җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,7 процентка артыграк, диелә Россия Эчке эшләр министрлыгының статистика мәгълүматларында.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Татарстанда җиде айда барлыгы 32 410 җинаять теркәлгән. Бу узган елның гыйнвар – июль айлары белән чагыштырганда 3 процентка артыграк.
Үз чиратында, узган еллардагы ачылган җинаятьләр саны да арта. Татарстанда 2023 елның гыйнвар – июль айларында ачылган узган еллардагы җинаятьләр саны үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 33,4 процентка арткан. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы үсеш темплары иң югары булган төбәкләр арасына (Алтай, Хакасия республикалары, Пермь, Ставрополь крайлары, Томск, Ленинград, Тверь, Тула өлкәләре, Санкт-Петербург) кергән.