Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Татар җәмәгатьчелеге Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевны соңгы юлга озатты

0
Татар җәмәгатьчелеге Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевны соңгы юлга озатты

Бүген татар җәмәгатьчелеге Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевны соңгы юлга озатты. Озату мәрасиме Самосырово мөселман зиратында булды.

Мәрасимне Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов алып барды.

Шәһәр Думасы депутаты Людмила Андреева галим белән горурлануын әйтте. «Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның хөрмәтле хезмәттәшләре, туганнары, якыннары, мин сезнең кайгыгызны уртаклашам. Ул гади генә кеше түгел иде. Шәһәрнең тарихи үсешендә ул гел безнең белән иде. Тарихи карарлар кабул иткәндә аның фикеренә таянып эш итә идек. Аның Казан шәһәре абруена шундый зур йогынты ясавы белән без горурланабыз», – диде ул.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов галим белән күрешергә өлгермәве турында сөйләде.

«Мин укытучыбыз белән күптән түгел генә сөйләшкән идем. Аны туган көне беләп котладым. Ул һәрвакыттагыча безнең уку йортындагы яңалыклар белән кызыксынды. Без аның белән якын арада күрешергә сүз куешкан идек. Ректор соравы буенча, министр имзалаган мактау кәгазен тапшырырга дип сөйләштек. Тик безнең бу очрактагы очрашуыбыз хушлашу булып чыкты. Шуңа күрә, Казан федераль университетының хезмәт коллективы, ректорыбыз Динар Сафин исеменнән, хөрмәтле Рөстәм Мирфатыйх улы, сезнең якыннарыгызның кайгысын уртаклашабыз. Мирфатыйх Зәки улының урыны җәннәт түрендә булуын телибез», – диде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Мирфатыйх Зәки улынның фәнне яңа этапка күтәрә алуын әйтте.

«Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев озак еллар югары белем юнәлешендә эш куйган кеше. 40 елга якын гомере турыдан-туры академик фән белән бәйле. 1986 елда ул институтка директор вазифасына килде. Җәмгыятьтә бик зур үзгәрешләр башланган, идеологик юнәлештә нигезләр какшаган, милли кыйблабызны эзли башлаган вакыт. Бу хәлдә Мирфатыйх Зәки улы фәнгә килеп, фәнне яңа бер этапка күтәрә алды. Ул 4-5 ел эчендә фәнни җәмәгатьчелек белән уйлашып, республика җитәкчелеге белән фикерләшеп, фәннәр академиясен төзүдә төп оештыручыларның берсе булды», – диде ул.

Шулай ук хушлашу сүзләрен Башкорт дәүләт педагогик университетның татар теле һәм әдәбият кафедрасы мөдире, Мирфатыйх Зәки улының шәкерте Илшат Насыйпов, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин әйтте. Галимнең бертуган сеңлесе Алёна хушлашырга килүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Коръән сүрәләрен Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт җиткерде. Җеназа намазын да ул укыды.

Мәшһүр галим Казанның Самосырово зиратына җирләнде. Аңа мәрхүмә хатыны Лена Зәкиева янында җир алып куелган булган.





Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла





Москва

Мошенники обокрали пенсионерку из Москвы на 14 миллионов рублей


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

В Пушкинский день театр кукол «Ульгэр» выступил в райцентре Ресрублики Бурятия: Россия и Культура, Дети




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Москве пройдет Братский кубок с "Динамо", ЦСКА и сербскими "Партизаном" и ОФК

Пензенские регбистки выиграли первенство России

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)


WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России