«Армия-2023» форумында генерал Мәхмүт Гәрәев истәлегенә «Интеллектуаль Биатлон» үткәрелде
«Армия-2023» Халыкара хәрби-техник форумы кысаларында армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышланган «Интеллектуаль Биатлон» оештырылды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин хәрби башлыкны онытмаганнары өчен оештыручыларга рәхмәт әйтте.
«Патриотизм – гражданнарның төрле буыннарын тоташтыра торган җеп. Илебезнең бөек кешеләре истәлегенә шундый чаралар үткәрү яшьләрне тәрбияләү өчен кирәк. Армия генералы Гәрәевнең тормышы һәм хәрби хезмәте яшь буын өчен үрнәк булып калырга, үз Ватаныңа тугры калырга өйрәтергә тиеш», - диде ул.
Турнирга хатыны белән бергә хәрби башлыкның улы – генерал-майор Тимур Гәрәев тә килгән.
- Мәхмүт Гәрәев 1923 елда Чиләбедә туган, 1939 елда үз иреге белән Эшче-крестьян Кызыл армиясенә киткән. 1941 елның ноябреннән – укчы взвод командиры, 1942 елдан – фронтта. Шуннан соң озак та үтми батальон командиры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. Ике тапкыр яралана. Армия штабының оператив офицеры вазифасында Ерак Көнчыгышта Бөек Ватан сугышының соңгы бәрелешләрендә катнаша. Барлыгы алты сугышта катнашкан. 2019 елның 25 декабрендә 97нче яшендә вафат булды.