Балык Бистәсендә «Бистә шәле» I нче республика фестивале үткәрелде
Балык Бистәсе Үзәк мәйданында хатын-кызлар һөнәрчелеге буенча «Бистә шәле» I нче республика фестивале үткәрелде. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Фестивальгә Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм республиканың 6 районыннан кунаклар килде.
Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов белән берлектә җитәкчелек вәкилләре шәл бәйләү һөнәрчелегенең киң кулланыш алуы, осталарның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар.
Чын бәйрәм төсен алган фестиваль фольклор күренешләр, җыр-биюләр, бәйгеләр белән үрелеп барды.