Казанның инклюзив студияләре илкүләм парафестиваль лауреатлары булды
Казандагы "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе һәм "Ихлас" иҗади һәм менталь үсеш студиясе 20-22 август Самарда узган "Театр - тигез мөмкинлекләр территориясе" дип аталган IV Бөтенрусия парафестивалендә лауреат исеменә лаек булды.