Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районында «Бердәм Россия» көнендә катнашты
Бүген Татарстанның Яңа Чишмә районында «Бердәм Россия» көне узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Районда чаралар 12 мәйданчыкта уза. Шул исәптән, алар партия тәкъдим иткән проектлар белән бәйле. Иң мөһиме, без халык белән очрашып, бик күп мөһим сорауларга җавап бирәбез», — дип сөйләде парламент башлыгы журналистларга.
Мөхәммәтшин муниципалитетта беренче булып 57нче Татар ат заводында булды. Биредә 195 ат асрыйлар — Орлов юртаклары, совет һәм рус авыр йөк ташучы атлары. Ел саен 30дан артык колын туа.
Ат заводы юртаклары халыкара һәм Россия ярышларында катнаша. Алай гына да түгел, предприятие Орлов токымлы атларны даими рәвештә Төньяк Кореяга җибәрә.
Парламент башлыгы шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты, беренче сыйныфка барачак укучыларга портфельләр тапшырды. «Гражданлык сәгате» проекты кысаларында Мөхәммәтшин Яңа Чишмәнең яшь гражданнарына Россия паспортлары тапшырды.
«Бердәм Россия» көненә паспорт тапшыру кебек тарихи мөһим вакыйгаларның туры килүе яхшы. Паспорт алу — һәр яшь кешенең тормышында үзенчәлекле көн. Аның хокукларына шулай ук бурычлар, җаваплылык өстәлә. Бу — 14 яшегезгә җитди үсеп җитүегезне күрсәтә», — диде Дәүләт Советы Рәисе яңачишмәлеләргә.
Аннары ул гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләүгә кушылды. Парламент башлыгы «алтын юбилярлар» — Мөбәрәкшиннар һәм Мокеевлар гаиләләрен, «зәңгәр якут юбилярлар» — Никифоровлар һәм «кызыл якут юбилярлар» — Жирновлар гаиләсен котлады.
«Сез батырлык кылгансыз — гаилә корып, берничә дистә ел бергә яшисез. Тормыш кыйммәте нәкъ менә шунда: бер-береңә мәхәббәт һәм хөрмәт белән яшәү, балалар тәрбияләүдә. Мин дә хатыным белән 50 ел яшим һәм моңа бәяне беләм», — дип ассызыклады «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре.
«Сез — башка татарстанлылар өчен гаилә кыйммәтләрен саклауның ачык мисалы», — дип өстәде ул.
Эш сәфәре тәмамланганда, Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Яңа Чишмә җирле бүлегенең активы белән очрашты. Бердәмроссиялеләр белән әңгәмәдә ул алардан халык арасында партия эшен активлаштыруны — очрашулар оештыру, килгән сорауларга җавап бирү һәм тәкъдимнәрне тыңлауны сорады.