Миңнеханов «Аммоний» заводында чистарту реагентлары җитештерүнең әзерлеген тикшерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевскига эш сәфәре кысаларында «Аммоний» заводында булды, анда дизель двигательләреннән чыккан газны чистарту өчен реагентлар җитештерүне башлап җибәрү эшләрен бәяләде. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге производство 2023 елның октябрендә эшләп китәчәк. Аның куәте елына 32 мең тонна тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, Миңнеханов заводның башка проектлары белән танышты, шулай ук предприятие коллективы белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, хәзер җитештерүдә 1390 кеше эшли, завод аммиак (елына 717,5 мең тонна) һәм карбамид (елына 752,5 мең тонна) эшләп чыгара.