Миңнеханов Менделеевскида тантаналы рәвештә «Атмосфера» гөмбәзле корылмасын ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида «Атмосфера» иҗтимагый киңлеген — гөмбәз рәвешендәге корылманы ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Менделеевск — бай сәнәгате һәм тарихи-мәдәни мирасы булган шәһәр. Соңгы елларда анда берничә җәмәгать урыны тәртипкә китерелгән.
«Әлеге проектларны эшләү һәм тормышка ашыруда халыкның актив катнашуы бик мөһим», – диде Татарстан Рәисе.
Гөмбәз скверда урнашкан һәм аны ел әйләнәсе файдалану күздә тотыла. Анда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Якын арада биредә китап фестивале оештырылачак.
Конструкция үзенең зурлыгы ягыннан уникаль. Аңа 353 кеше сыя, мәйданы 706 кв.м.