Миңнеханов Менделеевск районында хәрби комиссариатның капиталь ремонтын бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районында күптән түгел капиталь ремонт тәмамланган хәрби комиссариатны карады. Ул башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңартылган бинада гражданнарны контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты вәкилләре өчен эш урыны оештырылган. Шулай ук хәрби комиссариатта хәрби хезмәт үтү турында контракт төзергә теләгән гражданнарның социаль һәм юридик мәсьәләләрен хәл итү өчен социаль яклау, медицина персоналы, юрист, нотариус бүлекләре эшли.
Миңнеханов бинаны карап чыкты һәм подрядчыларга эшләре өчен рәхмәт белдерде. Менделеевск районы хәрби комиссары Сергей Залуженко бинаны карау барышында аңлатма биреп барды.
Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел Татарстан Рәисе кушуы буенча Татарстанның 13 хәрби комиссариаты бинасы капиталь ремонт программасына кертелде. Аларны реновацияләү өчен якынча 500 млн сум акча биреләчәк.
Миңнеханов Менделеевскига сәфәре барышында шулай ук «Аммоний» заводында булды, анда дизель двигательләреннән чыккан газны чистарту өчен киләчәктә реагентлар җитештерүне башлап җибәрү эшләрен бәяләде.