Рөстәм Миңнеханов Зәй районында: Терлекләрнең баш санын торгызырга кирәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй районына сәфәре вакытында җирле аграрийлар белән очрашты. Ул шәхси хуҗалыкларда да, зур агрохолдингларда да терлекчелекне үстерү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сездә терлекләрнең баш саны кими, бу мәсьәләгә өстенлекле игътибар бирергә кирәк. Авыл өчен терлекчелек – эш урыннары ул, - дип искәртте ТР Рәисе. – Бу юнәлештә актив эшләргә, стимуллаштыручы алымнар кулланырга кирәк. Бездә фермерлар өчен ярдәмнең төрле механизмнары бар».
Миңнеханов районда үсемлекчелек үсешен югары бәяләде, җирле аграрийларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен искәртте.
«Тулаем алганда, районда эш оешкан төстә бара, вазгыять тотрыклы, җитәкче тәҗрибәле. Үсемлекчелек һәм урып-җыю буенча күрсәткечләрегез яхшы. Быелгы ел өчен гектарыннан 26 центнер – ул бик яхшы уңыш. Әмма терлекләрнең баш санын торгызырга кирәк», - диде ул.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә булды, анда быел капиталь ремонт ясаганнар.