Рөстәм Миңнеханов Зәйдә бассейн ачу тантанасында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәйдә «Дулкын – Волна» бассейнын ачу тантанасында катнашты. Яңа объект зур һәм кечкенә ике бассейнны, өйрәнүләр үткәрү залын, чишенү бүлмәләрен, 50 тамашачыга исәпләнгән балконны үз эченә ала, дип хәбәр иттеләр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.
«Татарстан илдә спорт корылмалары саны буенча лидерларның берсе. Бездә алар 11,5 меңнән артып китә. Без республикада яшәүче һәркем спорт белән шөгыльләнә алсын өчен тиешле шартлар тудырабыз», - диде Миңнеханов ачылыш тантанасында.
Ул республикада кешеләрне физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен күп эшләр башкарылуын, аерым алганда спорт инфраструктурасы булдырылуын искәртте.