Сайлап алу пункты башлыгы сугыш хәрәкәте ветераннары өчен ташламалар хакында сөйләде
Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хәрби хезмәткәрнең шуны раслаган документ, шулай ук өстәмә ташламалар алуын күздә тота. Контракт буенча хезмәткә сайлап алуның Казандагы пункты башлыгы Евгений Токмаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын махсус хәрби операциядә катнаша башлаган вакыттан да, алга таба теләсә кайсы вакыттан да рәсмиләштерергә мөмкин», - диде ул.
Хәзерге вакытта сугыш хәрәкәте ветераннары өчен ташламаларның түбәндәге төрләре тәкъдим ителә:
Коммуналь хезмәтләр
Сугыш хәрәкәте ветераннары торак бүлмәне наймга алу һәм карап тотуга түләгән өчен 50 процент күләмендәге компенсациягә хокуклы. Бу торак йорт белән идарә итү хезмәтләренә, күп фатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау, шулай ук капиталь ремонтка взнос түләүгә кагыла.
Салым
Сугыш хәрәкәте ветераннары милеккә: фатир, йорт, гаражга салым түләми. Ташлама һәр төрдәге бер объектка – әйтик, бер фатир, бер йорт һәм бер гаражга бер үк вакытта тәкъдим ителә.
Алты сутыйлы җирдән дә салым түләргә кирәкми. Әлеге мәйданнан артып киткән очракта гына салым салына.
Транспорт салымына ташлама төбәккә бәйле.
Медицина
Пенсиягә чыкканнан соң сугыш хәрәкәте ветераннарына, хезмәт итү дәверендә кайсы поликлиника һәм хастаханәгә беркетелгән булсалар, шул медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтелә. Моннан тыш, алар дәүләт гарантияләре программасы кысаларында чираттан тыш медицина ярдәме алырга хокуклы.
Эштә
Сугыш хәрәкәте ветераннарына үзләренә уңайлы вакытта чираттагы ял бирелә. Моннан тыш, аларның хезмәт хакын сакламыйча 35 көнгә кадәр ял алу хокукы да бар.
Сугыш хәрәкәте ветераннары һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белемне шулай ук эш бирүче хисабына алырга хокукы.
Айлык түләүләр һәм пенсиягә өстәмәләр
Сугыш хәрәкәте ветераннары айлык акчалата түләүгә исәп тота ала. 2022 елның 1 февраленнән ул 3481,85 сум тәшкил итә. Аларга өстәмә рәвештә социаль хезмәтләр җыелмасы (транспортта бушлай йөрү, шифаханәгә юллама һәм дарулар) каралган. Бу ташламалардан баш тарткан очракта, акчалата пособиене арттырырга мөмкин.
Моннан тыш, хезмәт иткән еллар өчен, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча пенсия социаль пенсия күләменнән 32 процентка арта.
РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләү турында тагын да тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.